“Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” һәм “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында” Федераль законнарына үзгәрешләр кертелде

2009 елның 13 феврале, җомга
2009 елның 9 февралендә Россия Федерациясе Президенты “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законының 38 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында” Федераль законының 23 һәм 28.5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законнарына кул куйды, алар нигезендә хәрби хезмәт үтү турындагы беренче контракт төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Беренче контракт төзелә торган затлар исемлегендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр бар. Шулай ук беренче контракт дәүләт югары уку йорты каршындагы хәрби уку үзәкләрендә хәрби әзерлек программасы буенча белем алган һәм белем алуны тәмамлагач ук хәрби хезмәткә офицер вазыйфасында керә торган зат белән төзелә дип ассызыклана. Әлеге очракта контракт 3 яки 5 елга төзелә (моңарчы 3 елга гына төзелә иде).
“Хәрби хезмәткәрләр статусы турында” Федераль законыннан чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче офицерларга кагылышлы нормалар төшереп калдырылды. Бу запастагы офицерларны хәрби хезмәткә чакыру 2008 елның 1 гыйнварыннан юкка чыгарылу һәм 2010 елның 1 гыйнварыннан әлеге төр хәрби хезмәткәрләрнең булмаячагы белән бәйле. Шулай итеп, 2010 елның 1 гыйнварыннан алып хәрби хезмәткә чакырылыш буенча алынган офицерларның тупас хилафлыклары турындагы, ә 2010 елның 1 июленнән алып хәрби хезмәттән азат ителгәч алар артыннан чакырылышка кадәрге вазыйфага хокуклары саклануы турындагы нормалар төшереп калдырылачак. Әмма чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү вакытын офицерларның гомуми хезмәт стажына исәпкә ала торган һәм вафат булган офицерларның гаилә әгъзаларына бер тапкыр түләнә торган пособие бирү турындагы нормаларны гамәлдә калдыру күздә тотыла (әлеге нормалар 2010 елдан соң да көчендә кала).
Федераль закон, көченә керүнең бүтән тәртибе билгеләнгән аерым нормаларны исәпкә алмаганда, рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International