Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка граждан һәм оешмаларның керә алуы хакында

2009 елның 14 феврале, шимбә
2009 елның 9 февралендә Россия Федерациясе Президенты “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керүне тәэмин итү хакында” 8-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды, аның нигезендә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка граждан һәм оешмаларның керә алуының бердәм тәртибе билгеләнә.
Мәгълүматка керүне тәэмин итүнең принцип һәм ысуллары, мәгълүматны бирү формалары, мәгълүматтан файдаланучы, хакимият органнары, аларның вазыйфаи затларының хокук һәм бурычлары билгеләнгән. Мәгълүматка керү тәртибен бозган өчен җаваплылык билгеләнгән.
Хакимият органнары эшчәнлеге турындагы электрон мәгълүмтка (шул исәптән Интернет челтәре аша) керү җайга салынган. Шулай ук мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында, хакимият органнары үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы бина стендларында, китапханә һәм архив фондларында һ.б. урнаштырыла ала.
Мәгълүматны кулланучы соравы буенча бирү процедурасы (мәгълүмат алуга сорау бирүгә булган таләпләр, аны карап тикшерү вакыты һәм тәртибе, сорауга җавап бирүгә булган таләпләр, мәгълүматны бирмәү нигезләмәләре) регламентланган.
Дәүләт һәм җирле хакимият органнарының коллегиаль утырышларында граждан һәм оешма вәкилләренең мәҗбүри катнашулары каралган.
Мәгълүмат күләме РФ Хөкүмәте билгеләгән күләмнән артмаган очракта, аны биргән өчен акча түләү каралмаган.
Федераль закон 2010 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International