Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлында”

2009 елның 16 феврале, дүшәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы “Хезмәт резервлары” стадионы территориясендә узган “Россия чаңгы юлы – 2009” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты. Стартка ТР юстиция министры М.М.Корманов, аның урынбасарлары, структур бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләр чыкты.
Министрлык коллективында чаңгы – спортның яраткан төре булганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару елы кысаларында ярышларда катнашучыларның күпчелеге чаңгы юлына гаиләләре белән чыкты. Әлеге чараларның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене, аеруча үсеп килүче буынны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Бу планда Юстиция министрлыгында коллектив эчендә спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрү яхшы үрнәк булып тора. “Юстиция министрлыгы чаңгы юлы” традиция буларак февраль-март айларында, россиякүләм чаңгы спорты ярышлары тәмамлангач үткәрелә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International