“Йөртә башлаучы” тану билгесе турында

2009 елның 16 феврале, дүшәмбе
27.01.2009 елдагы 28 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә “Юл йөрү кагыйдәләре турында” 1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы Министрлар Советы – Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелде.
2009 елның 1 мартыннан алып машина йөртү тәҗрибәсе ике елга тулмаган кешеләр идарә итә торган транспорт чараларында махсус тану билгесе урнаштырылырга тиеш.
Ягы 150 мм тәшкил иткән сары төстәге квадратка биеклеге 110 мм тәшкил иткән кара төстәге өндәү билгесе төшерелгән тану билгесе машина йөртү тәҗрибәсе ике елга тулмаган йөртүчеләр тарафыннан идарә ителә торган механик транспорт чараларында (трактор, үзйөрешле машина һәм мотоцикллардан тыш) арттан урнаштырыла.
 
“КонсультантПлюс” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International