2006 елда Министрлык Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы, Россия Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасы белән билгеләнгән стратегик юнәлешләрне тормышка ашыруда катнашкан. Аларга өстенлекле илкүләм проектларны хокукый тәэмин итүне, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыруны, республика территориясендә уен йортлары эшчәнлеген тәртипкә китерүне, җирле үзидарәне торгызуда хокукый ярдәмне, күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм алар белән алыш-биреш ясау өчен документларның универсаль регламентларын рәсмиләштерүне булдыруны кертеп карарга кирәк.
Министр үзенең чыгышында җыелган халыкка Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының закон проектлары белән эшләү һәм нормалар билгеләү эшчәнлеген хокукый тәэмин итү һәм координацияләү өлкәсендә башкарылган эш турында мәгълүмат бирде.
2006 елда Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы законнарына һәм башка норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү зарурлыгына китерә торган яңа кабул ителгән федераль законнар турында белешмә мәгълүмат белән илледән артык хат әзерләнгән.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының закон проектлары белән эшләү һәм нормалар билгеләү эшчәнлеге сыйфатын киләчәктә дә камилләштерү буенча чаралар күрелгән. 2006 елда (җәяләр эчендә - 2005 елга карата процентларда) түбәндәге хокукый экспертизалар үткәрелгән:
- 721 федераль закон проекты (101,1 %);
- Татарстан Республикасы Президенты имзалавына кергән 84 Татарстан Республикасы законы (84%);
- 217 Татарстан Республикасы законы проекты (119,8 %);
- 37 Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты (97,3 %);
- 798 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм боерыгы (144,5 %);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән расланган 343 нигезләмә, программа, регламент, устав һәм бүтән актлар (166,5 %);
- 55 Килешү проекты (114,5 %).
Министрлык тарафыннан турыдан-туры 100 якын норматив хокукый акт проекты эшләнгән, шул исәптән 2 федераль закон проекты, 25 (104,7 %) Татарстан Республикасы законы проекты, 10 (150 %) Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары.
Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының бергә алып бару предметлары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларына юридик анализ үткәрелгән.
Тулаем алганда, 2006 елда 2952 юридик характердагы документ проекты каралган, бу 2005 ел белән чагыштырганда (2276 проект) 29,7 % ка күбрәк.