Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында

2009 елның 17 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Аның барышында Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарының закон проектлары эшчәнлеге һәм норматив хокукый актларын дәүләт теркәве эше торышы һәм аларны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Әлеге мәсьәләләрне тикшерүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкараучы А.А.Ощепков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары Идарәсе баш киңәшчесе Р.М.Шәмгунов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Дәүләт-хокук идарәсенең закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы А.И.Зарипов катнаштылар. Коллегия утырышына Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарыннан юридик хезмәт җитәкчеләре чакырылды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ясаган доклад утырышның төп пункты булып торды.
Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының 2008 елдагы закон проектлары эшчәнлеге турында сөйләде, аның нәтиҗәләре агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында чыгарылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектларының Якынча планы 100 % ка гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелде, бу үз чиратында закон проектлары эшчәнлеген оештыру сыйфаты нәтиҗәлелегенең үткән еллар белән чагыштырганда үсүе хакында сөйли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында яңгыраган тәкъдим һәм шелтәләрне исәпкә алып, башкарма хакимият органнары әлеге эшчәнлектә юлыга торган проблемаларга, җибәрелә торган, шул исәптән процедура характерындагы җитешсезлекләргә аерым игътибар бирелде, агымдагы елда башкарма хакимият органнары алдында торучы бурычларны билгеләде.
С.Н.Столяров чыгышының икенче өлеше Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норматив хокукый актларының дәүләт регистрына багышланды. Үз чыгышында ул республиканың башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларының дәүләт регистрына тәкъдим итү белән бәйле мөһим мәсьәләләрне билгеләп үтте.
Аерым алганда, 2008 елда министрлык һәм ведомстволардан дәүләт теркәве өчен 267 норматив акт керде, шулардан:
-         159 норматив хокукуый акт теркәлде,
-         65 акт буенча дәүләт теркәве кире кагылды, шул исәптән:
-         норматив характерда булмаган – 16, тәкъдим итү яки методик характердагы – 23,
-         гамәлдәге законнарга тәңгәл килмәү сәбәпле -1,
-         ведомство эчендә куллану характерында булган өчен -25,
-         эшләп бетерүгә кире кайтарылды – 43.
Дәүләт теркәвендә кире кагу карарлары анализы күрсәткәнчә, министрлык һәм ведомстволардагы юридик хезмәт белгечләренең норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә әзерләү кагыйдәләрен тиешенчә белеп бетермәүләре аларны дәүләт теркәвеннән кире кагуның төп сәбәбе булып тора. Министрлык һәм ведомстволар тарафыннан техник, ведомство эче яки тәкъдим характерындагы норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә җибәрүләре моның бер мисалы булып тора. Моннан тыш, кайбер министрлыкларның норматив хокукый актлары теркәлмәгән һәм көченә кермәгән норматив актларга сылтамаларны үз эченә ала.
Шулай ук кайбер министрлык һәм ведомстволар норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алар чыккан көннән 10 көннән соң җибәрәләр, шулай итеп билгеләнгән тәртипне бозалар.
Үз чыгышында ул министрлык һәм ведомство боерыкларының массакүләм мәгълүмат чараларында өлешчә бастырып чыгару (министрлык һәм ведомстволар моны акча булмау белән бәйләп аңлаталар) һәм Дәүләт теркәве кагыйдәләре таләпләре үтәлмәве мәсьәләләренә дә тукталды. Шулай итеп, 2008 елда 9 министрлык һәм ведомствода тикшерү узды һәм дәүләт теркәве узарга тиешле 23 норматив хокукый акт, шул исәптән: 14 норматив хокукый акт Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләре министрлыгыныда, 5 – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында, берәр норматив хокукый акт Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ачыкланды. Ахырдан алар барысы да дәүләт теркәве өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелде.
Коллегия утырышында ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2008 елга закон проектлары эшчәнлегенең Якынча планы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елга закон проектлары эшчәнлеге планы өлешендәге эшчәнлекләре проблемалары турында тәфсилләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова Татарстан Республикасының ведомстволы норматив хокукый актларын дәүләт теркәве өлкәсендәге эшчәнлеккә кагылышлы проблемаларны яктыртты.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиятуллин чыгыш ясады. Ул коллегия утырышында катнашучы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарындагы юридик хезмәт җитәкчеләрен закон проектлары һәм норматив хокукый актларны эшләү буенча аларның эш сыйфатына, эшчәнлекнең әлеге юнәлешендә аларның роленә игътибар итте һәм федераль закон проектларын эшләгәндә республика мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәклеген искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International