Исерек йөртүчеләргә катгый җәза бирәчәкләр

2009 елның 17 феврале, сишәмбе
“Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264 статьясына үзгәреш кертү турында” 2009 елның 13 февралендәге 20-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә исерек килеш йөртүче тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы катгыйланган.
Законның яңа редакциясе нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм кеше сәламәтлегенә җитди зыян салган автомобиль йөртүче 3 елга тикле ирегеннән мәхрүм ителергә һәм шул ук вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кеше вафат булган очракта йөртүчене 7 елга тикле ирегеннән мәхрүм итү һәм 3 елга тикле машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү көтә. Әгәр ике һәм аннан күбрәк кеше вафат булса – 9 елга тикле иректән мәхрүм итү һәм 3 елга тикле машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International