20 февральдә РФ Конституция Суды Рәисен сайлаулар булачак
2009 елның 18 феврале, чәршәмбе
Җомга, 20 февраль көнне РФ Конституция Суды рәисен сайлаулар булачак. Өч ел элек сайланган Валерий Зорькинның вәкаләтләре вакыты 20 февральдә тәмамлана.
1991 елның 1 ноябрендә РФ Конституция Судының беренче рәисе булып Валерий Зорькин сайланган иде. 1993 елның көзендәге сәяси кризистан соң, суд президент Ельцин боерыгы нигезендә үз эшен туктатып торырга мәҗбүр булгач, ул отставкага китә. 1995 елның февралендә Конституция Суды рәисе булып Владимир Туманов сайланды, ул 1996 елның декабрендә, пенсиягә чыгу яше җитү сәбәпле, отставкага китте. 1997 елның февралендә Конституция Суды белән Марат Баглай җитәкчелек итә башлады, ә 2000 елда ул әлеге вазыйфага кабат сайланды.
2003 елның февралендә Конституция Суды белән кабаттан В.Зорькин җитәкчелек итә, ул 2006 елда да әлеге вазыйфага кабаттан сайланды.