Татарстан Республикасының Административ-территориаль төзелеше Белешмәлеге проектын бастыруга әзерлек буенча киңәшмә

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасының Административ-территориаль төзелеше Белешмәлеге проектын бастыруга әзерлек буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Каманың Геодезия һәм картография идарәсе, Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы, Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, “Җир” Республика кадастр үзәге” ААҖ вәкилләре катнаштылар.
М.М.Корманов Татарстан Республикасының Административ-территориаль төзелеше белешмәлеге проектын төзү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башкарган эш турында сөйләде. Аерым алганда, министр Белешмәлек проекты басылып чыкканчы Геодезия һәм картография өлкәсендәге Федераль хезмәт органнары белән килештерелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Белешмәлек проекты буенча фикер алышу барышында шелтә һәм тәкъдимнәр яңгырады, алар Белешмәлекне эшләү барышында исәпкә алыначак. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Белешмәлекне бастыру максатларында бердәм килештереп башкарасы гамәлләр билгеләнде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International