Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегендә яңа караш”семинарында катнашуы
2009 елның 20 феврале, җомга
16-20 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Социаль ятимлекне профилактикалау һәм балалар хокукын яклау буенча опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегендә яңа караш” республика семинар-киңәшмәсе уза.
Әлеге семинар-киңәшмәнең оештыручылары булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тора.
Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнаша.
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының аналитик һәм норматив-методик эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ф.Рәхимов Татарстан Республикасының опека һәм попечительлек өлкәсендәге законнарына күзәтүгә багышланган чыгышы белән катнашты. Семинар-киңәшмә барышында балалар хокукын яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре, социаль ятимлекне профилактикалау һәм балалар хокукын яклау буенча опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегендәге яңа карашлар, шулай ук республиканың дәүләт учреждениеләрендәге балалар хокукын яклау мәсьәләләре тикшерелде.