Коррупциягә каршы экспертизага багышланган семинарга әзерлек турында

2009 елның 20 феврале, җомга
Татарстан Республикасының 2009-2011 елларга Коррупцягә каршы стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын гамәлгә ашыру йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгындареспублика һәм муниципаль норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрергә җәлеп ителә торган затлар өчен өйрәтү семинарын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Өйрәтү семинарында министрлык һәм ведомство, муниципаль район һәм шәһәр округларының норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү өчен җаваплы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Киңәшмәдә оештыру мәсьләләренә, аерым алганда, семинарны үткәрү урыны һәм вакыты, аны үткәрү планы, темасы, теоретик һәм гамәли материал сөйләргә тиешле лекторлар исемлегенә ачыклык керттеләр һәм чараны үткәрү белән бәйле башка мәсьәләләр каралды.
Семинарда катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Прокуратурасы, ТР Юстиция министрлыгы һәм ТИСБИ вәкилләре чыгыш ясаячак.
Киңәшмәгә министр урынбасары М.Х.Вафин, Министрлыкның эшләр идарәчесе С.А.Брусов һәм структур бүлекчә җитәкчеләре чакырылган иделәр.
Киңәшмәне ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барлды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International