“Татарстан Республикасында электрон документ әйләнешенең бердәй ведомствоара системасы турында” 05.02.2009 елдагы ПУ-52 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы хакында
2009 елның 24 феврале, сишәмбе
Документ электрон документларның кәгазьдәге күчермәсенең юридик әһәмиятен тәэмин итүне күздә тота һәм оешмалар, үзләренең нинди оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә карамастан, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнешендә катнашырга хокуклы дип билгели.
Шулай ук документ нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнешенең бердәй ведомствоара системасы турында һәм Электрон документларны таныклаучы вәкаләтле затларның республика реестры турында нигезләмә эшләү һәм аларны раслау йөкләнгән.