Сайлаулар үткәрелү көнендә - 2009 елның 1 мартында сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм итү турында

2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлек уңаеннан юстиция министры боерыгы нигезендә алдагы сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен Министрлыкта эшче төркем оешты.
Төркем рәисе итеп ТР юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин, аның урынбасары итеп юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов билгеләнде.
Төркем составына Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлеге, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты кергән.
Бүген эшче төркемнең киңәшмә утырышы узды, аның барышында сайлаулар үткәрелү көнендә - 2009 елның 1 мартында сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм итү, шулай ук сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү барышында барлыкка килә торган хокукый характердагы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү бурычы куелды. Шулай ук эшче төркем әгъзаларының сменалап кизү тору, аларның үзләре беркетелгән сайлау участокларында сайлаулары белән бәйле оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Эшче төркем эшчәнлеген тәэмин итү максатларында сайлаулар үткәрелү көнендә автотранспортның кизү торуы оештырылачак.
Эшче төркем әгъзалары катнашуындагы оештыру киңәшмәсен ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International