Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы
2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп тору конкурс комиссиясе нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы конкурс комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурста Вахитова Люция Камил кызы җиңде.
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста 3 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары нигезендә җиңүче билгеләнмәгән.
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 3 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурста Гусакова Лилия Рөстәм кызы җиңде.
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурста Гыймазетдинова Лилия Тәлгать кызы җиңде.
Югары Ослан районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурста Иванова Ольга Николаевна җиңде.