Сайлаулар үткәрүдә сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтү турында
2009 елның 2 марты, дүшәмбе
Татарстанда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланды. Тавыш бирү мәскәү вакыты буенча кичке сәгать 8 дә төгәлләнде.
Сайлаулар үткәрүне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә 65 территориаль сайлау комиссиясе гамәлгә ашырды, аларның 35 енә округ сайлау комиссиясе функцияләре йөкләнгән иде. Барлыгы 2895 участок сайлау комиссиясе эшләде (шуларның 448 е Казан шәһәрендә).
Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен 50 бермандатлы сайлау округы оештырылды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Субпорталында инде хәбәр ителгәнчә, сайлаулар үткәрелү көнендә ТР Юстиция министрлыгында хокукый характерга ия оператив мәсьәләләрне хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтү өчен ТР юстиция министры боерыгы нигезендә оешкан эшче төркем кизү торды. Эшче төркем рәисе, ТР юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин хәбәр иткәнчә, 2009 елның 1 мартында, Республика парламентына депутатларны сайлау үткәрелү көнендә граждан һәм оешмалардан хокукый характерга ия мөрәҗәгатьләр булмаган.