Дәүләт Думасы депутатлары сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә

2009 елның 2 марты, дүшәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциянең масштаблы булуын билгелиләр һәм сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.
Думаның коррупциягә каршы тору комиссиясе башлыгы Алексей Волков билгеләгәнчә, “әлеге явыз көч”кә каршы тору өчен, халыкка бушлай медицина хезмәтләре күрсәтү стандартларын, түләүле медицина хезмәте күрсәтүне хокукый яктан җайга салуны закон белән беркетү кирәк. Шул ук вакытта Волков кайбер медицина хезмәтләрен күрсәтүне, аерым алганда, фармацевтика өлкәсендәге, җаваплылыкны иминиятләштерүне лицензияләүне туктату яклы.
Волков шулай ук РФ Җинаять һәм Административ кодексларында чынлыкта бушлай булырга тиешле медицина хезмәте күрсәткән өчен акча янап алган очракларда кырысрак җаваплылык билгеләргә кирәк дигән фикерне дә җиткерде. Табибларның сыйфатсыз эше шулай ук җинаять җаваплылыгы белән тәмамланырга тиеш.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция чагылышы бюджет акчаларыннан максатсыз файдалану, конкурс эш башкаруын бозу, бушлай хезмәт күрсәткән өчен законсыз акча алу, ялган медицина препаратлары белән югары табышлы сату базары үсеше, шулай ук бушлай медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле.
Моннан тыш, сәламәтлек саклауга бүлеп бирелә торган акчаларны максатсыз файдалану һәм урлау, дәүләт заказы кагыйдәләрен бозу, иминият документларын ясау, шулай ук медицина учреждениеләре акчаларын привилегияле пациентлар файдасына куллану очраклары күзәтелә. Иминият компанияләренә, дәүләт органнарына һәм пациентларга күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен законсыз счетлар бирү тәҗрибәсе дә әлегә яшәп килә.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International