2009 елның февралендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве турында

2009 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып республиканың башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве тора. Дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары реестрын алып бару башкарма хакимият органнары чыгарган актларның законлылыгын тәэмин итә, чөнки дәүләт теркәвенә тәкъдим ителә торган һәрбер норматив хокукый актның гамәлдәге законнарга тәңгәллеге тикшерелә.
2009 елның февралендә Республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан Республиканың Юстиция министрлыгына 8 акт тәкъдим ителде. Шулардан, шулай ук моңарчы тәкъдим ителгән актлар исәбеннән реестрга 4 акт кертелде, алар арасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыклары һәм Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитетының 2 карары да бар.
2 актка карата техник-юридик һәм редакцион характердагы җитешсезлекләрне юк итү максаты белән эшләп бетерергә кайтару турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары үз көченә ведомство эчендә генә ия булганга күрә дәүләт теркәвенә мохтаҗ түгел дип табылды.
“2009 елга Татарстан Республикасы территориясендә икенчел чимал буларак мәҗбүри рәвештә җыелырга тиешле җитештерү һәм куллану калдыклары исемлеге”н раслау турында” 26.01.2009 елдагы 59 номерлы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы, федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр әлеге боерыкны эшләү барышында исәпкә алынмау сәбәпле, законнарга каршы килә дип табылды.
Ошбу нигездә әлеге боерыкны теркәү мөмкин түгел.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International