Ялган дарулар җитештергән өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыручы төзәтмәләр әзерләнә

2009 елның 4 марты, чәршәмбе
Дәүләт Думасында “РФ Җинаять кодексы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексына акчалата штраф күләмен арттыруга һәм медикаментларны фальсификацияләгән өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыруга юнәлдерелгән” төзәтмәләр әзерләнә. Бу турында ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгына Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Ольга Борзова хәбәр итте.
Комитет фикеренчә, ялган дару җитештергән өчен максималь штраф күләмен 300 меңнән алып 500 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Шулай ук медицина препаратларын фальсификацияләгән өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә максатка ярашлы. Хәзерге вакытта әлеге эшләр нәтиҗәсендә кешенең сәламәтлегенә зыян салынган очракта, гаепле затка штраф салына яки аңа карата иректән мәхрүм итү каралган. Без гаепле затларны 500 мең сум күләмендәге штраф салып иректән мәхрүм итүне мәҗбүри рәвештә кертергә тәкъдим итәбез”,- дип белдерде Борзова.
Моннан тыш, депутатлар фикеренчә, кеше сәламәтлегенә зыян салынган яки аның үлеме очрагында иректән мәхрүм итүне хәзерге 6 елдан 10 елга кадәр арттырырга кирәк.
Борзова ассызыклаганча, рецептсыз сатыла торган препаратлар еш фальсификацияләнә. РФ законнарында ялган медицина препаратларын җитештергән өчен җинаять яки административ җаваплылыкны билгели торган өч дистәдән артык статья бар, әмма аларда “Дару чараларын фальсификацияләү” атамасы бәян ителмәгән, бу исә, депутат фикеренчә, “әлеге явыз көч белән көрәшүнең нәтиҗәлелеген киметә”.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International