Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен электрон документ әйләнешендәге “Килештерү” модуле белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү

2009 елның 7 марты, шимбә
Россиядә Мәгълүмати җәмгыятьне үстерү советының Мәскәү шәһәрендә уздырылган утырышында РФ Президенты Д.А.Медведев совет утырышында катнашучылар алдында 2015 елга безнең илебез мәгълүмати киңлек үсеше илләренең алдынгы егермелегенә керүне тәэмин итәрлек тиешле чараларны эшләү бурычын куйды, ике ел эчендә Россияне бөтендөнья мәгълүмат җәмгыятенә кертү өчен кирәкле шартлар булдыру мөһим.
Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев фикеренчә, бүген барлык структуралар да диярлек заманча компьютер техникасы, Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге белән тәэмин ителгән, дәүләт хакимиятенең барлык органнарында мәгълүмат базасы һ.б.лар тупланган. Эчке документ әйләнеше исә һаман кәгазьдә алып барыла. Компьютерлар башлыча язу машинкалары буларак файдаланыла.
“Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2007 елның гыйнварыннан алып керә торган документацияне кәгазьсез теркәүгә күчте. 2007 елның июленнән алып барлык керә һәм чыга торган документлар электрон документ әйләнеше системасына кертелсә, 2008 елның август аеннан алып Министрлыкның төп эшчәнлеге һәм аппаратның шәхси составы буенча боерыклар электрон нөсхәдә килештерелә һәм аларга электрон имза салына. Ошбу сәбәпле ТР Юстиция министрлыгында ел саен Министрлык аппараты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләрен электрон документ әйләнеше күнекмәләренә өйрәтү үткәрелә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2008 елның декабрендә узган, “Башкару дисциплинасы торышы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында граждан мөрәҗәгатьләрен карау турында” коллегиясе утырышы карарын гамәлгә ашырып, Министрлык аппараты хезмәткәрләре өчен ике көн дәвамында Башкарма хакимият органнарының электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасында “Килештерү” модуле буенча укулар үткәрелде.
Укуларны үткәрү графигы нигезендә укуларга Министрлыкның барлык структур бүлекчә җитәкчеләре һәм хезмәткәрләр җәлеп ителде, бу Министрлыкның бөтен аппараты башкарма хакимият органнарының электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасында эшләү белән аңлатыла. Мәгълүмати технологияләр – иҗтимагый тормышның алшарты һәм яңарышы. Россия Президенты сүзләре белән әйткәндә, “Электрон Хөкүмәт” – “гражданинның министрлык яки ведомство эше турындагы барлык мәгълүматны алу мөмкинлеге, шулай ук анда мөрәҗәгать итеп, электрон нөсхәдә җавап алуга хокукы ул”.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International