2009 елда “Совет чоры” кертемнәрен түләү тәртибе турындагы карар имзаланды

2009 елның 10 марты, сишәмбе
Хөкүмәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, РФ Премьер-министры Владимир Путин “Саклык банкы кертемнәре буенча РФ гражданнарының аерым категорияләренә компенсация түләүләрен 2009 елда гамәлгә ашыру тәртибе турында” 2009 елның 2 мартындагы 188 номерлы карарны имзалады.
2009 елда компенсацияне 1966 елга кадәр туган РФ гражданнарына, инвалид, инвалид балаларның ата-аналарына һәм опекуннарына, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткәндә вафат булганнарның ата-аналарына, шулай ук Саклык банкында балаларга максатлы кертемнәр буенча 1991 елның 20 июнендәге күләмдә түләү каралган.
Акчалар икеләтә күләмдә компенсацияләнә.
1991 елның 20 июненнән алып 31 декабренә кадәр ябылган кертемнәр буенча компенсация түләүләре каралмаган.
Карар нигезендә, Финанс министрлыгы түләүләрне 2009 елга федераль бюджетта әлеге максатларга каралган акчалар исәбеннән тәэмин итүне гамәлгә ашырырга тиеш. Федераль бюджеттан Саклык банкына фактта түләнгән акча күләменең 2,5 % күләмендә акча кире кайтарылачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International