6 мартта Суд приставлары Федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясенең баш суд приставы Парфенчиков А.О. һәм Федераль нотариаль палата вице-президенты Кашурин Н.И. Суд приставлары Федераль хезмәтенең территориаль органнары җитәкчеләре – Россия Федерациясе субъектларының баш суд приставларына, Россия Федерациясе субъектларының нотариаль палата җитәкчеләренә, нотариусларга нотариусның башкарма язуын башкару тәртибе турында хат юлладылар.
Бурычлы заттан акча бурычын кайтарту яки аның мөлкәтен алу өчен нотариус бурычларны билгели торган документларда башкарма язулар башкара.
2009 елның 11 гыйнварыннан алып “Башкарма производство турында” законына бурычларны билгели торган документларда нотариусның башкарма язулары бурычлы затның мөлкәтен алу һәм башкарма производствоны башлау өчен җирлек булуын билгеләгән үзгәреш кертелде.
Бурычларны таләп итүче зат Хезмәт бүлекчәсенә мөлкәтне алуның судтан тыш килешүенең төп нөсхәсен тапшырган, ул аерым килешү буларак төзелгән һәм анда нотариус тарафыннан башкарма язу башкарылган очракта башкарма производство башлана.
Суд приставы-башкаручы күрсәтелгән башкарма документларны башкаруга мөлкәтне алуның судтан тыш килешүе 2009 елның 11 гыйнварыннан соң, ягъни “Башкарма производство турында” законының яңа редакциясе үз көченә кергәннән соң төзелгән очракта гына кабул итә. Суд приставы – башкаручының башкарма документ – башкарма язуны башкару гамәлләренең алдагы тәртибе башкарма производствоның факттагы торышыннан чыгып һәм “Башкарма производство турында” законы таләпләре нигезендә билгеләнә. Башкарма язуның башкарма документ буларак үзенчәлекләрен исәпкә алып, башкарма гамәлләр һәм мәҗбүри башкару чаралары башкарма производствоны башлау турындагы карарны бурычлы затның алуын раслаучы документлар белән расланган очракта суд приставы – башкаручы тарафыннан гамәлгә ашырыла.