Эшче төркем утырышында нәтиҗәләр чыгарылды

2009 елның 11 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Сүз Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 16 октябрендәге 516 номерлы карары белән расланган, 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакында барды. Аерым алганда, Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча Республика советы утырышына әзерлек мәсьәләсе тикшерелде, анда югарыда күрсәтелгән программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясар дип көтелә.
Билгеле булганча, Республика Программасы үз эченә түбәндәге төп максат һәм бурычларны алган иде:
-         коррупцияне тудыручы шартларга каршы көрәш алып бару;
-         коррупция гамәлләре һәм алар китергән зыян куркынычы дәрәҗәсен арттыру;
-         коррупция гамәлләренә дошманлык формалаштыру;
-         коррупциячел хокук бозуларны кисәтү;
-         норматив хокукый актлар белән каралган барлык очракларда да коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылыкны тәэмин итү;
-         коррупциячел факторларның һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларының нәтиҗәлелеге мониторингын алып бару;
-         коррупциягә каршы иҗтимагый аң формалаштыру һ.б.
Эшче төркем утырышында билгеләнгәнчә, югарыда саналган барлык бурычлар да, тулаем алганда, үтәлгән.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International