Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс уздыру турында
2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.
Билгеле булганча, гамәлдәге законнар буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп тору конкурс аркылы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс вакытында кандидатларның һөнәри дәрәҗәсен, аларның вакант вазыйфага булган квалификация таләпләренә тәңгәл килүен бәяләүне күздә тоткан ике турдан торучы нигезләмә расланды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәүче белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 3 кандидат катнашты.
Комиссия карары нигезендә тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Габдрахманов Артур Рафаэль улы конкурста җиңүче дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча Корманова Эльмира Илсур кызы конкурста җиңүче дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Министрлыкта конкурста җиңгән затларның дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасына билгеләнүе хакында Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы чыга һәм әлеге затлар белән хезмәт килешүе төзелә.