Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясе утырышында
2009 елның 16 марты, дүшәмбе
Үткән атна ахырында Яр Чаллы шәһәрендә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча Республика комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссияләрнең җаваплы секретарьлары, Яр Чаллы шәһәренең хокук бозуларны кисәтү системасы учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. ТР Юстиция министрлыгыннан вәкил булып ТР юстиция министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча Республика комиссиясе әгъзасы М.Х.Вафин барды.
Комиссия утырышында балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү системасы субъектларының иректән мәхрүм итү урыннарыннан яки ябык типтагы махсус укыту-тәрбия бирү учреждениеләреннән кайткан балигъ булмаганнарны тернәкләндерүне тәэмин итү буенча эшчәнлекләре мәсьәләсе тикшерелде, ошбу кысаларда “Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуны кисәтү системасы органнары һәм учреждениеләренең үзара хезмәттәшлек тәртибе, җәзаларны үтәтү системасы учреждениеләренең җәзаларны үтәтү системасы учреждениеләреннән, ябык типтагы махсус укыту-тәрбия бирү учреждениеләреннән кайткан, шулай ук шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән, мәҗбүри эшкә хөкем ителгән яки иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган бүтән җәза төрләренә хөкем ителгән балигъ булмаганнар белән эшләү турында”ведомствоара килешү расланды.
Югарыда әйтелгән документны кабул итү җәзаларны үтәтү системасы учреждениеләреннән кайтучы, шулай ук ябык типтагы махсус укыту-тәрбия бирү учреждениеләреннән кайткан балигъ булмаганнарны социаль адаптация мәсьәләсе белән бәйле. Хәзерге вакытта балигъ булмаганнарның әлеге категориясен ресоциализацияләүгә юнәлдерелгән, хокук бозуларны профилактикалау системасы яшәп килә, әмма төрле структура һәм ведомстволарның эшендәге таркаулык кабул ителә торган чараларның нәтиҗәлелеген киметә.
Утырышта катнашучылар шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләренең педагогик коллективы һәм милициянең мәктәп инспекторларының бердәм эшчәнлеген оештыру мәсьәләсен дә тикшерделәр. Мисал буларак Яр Чаллы шәһәрендә алып барыла торган эш тәҗрибәсе китерелде.
Үз-үзләренә кул салу тенденциясе булган балалар һәм яшүсмерләр төркемен мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау мәсьәләсе буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән мәгълүмат тыңланды., анда кризис халәте һәм үз-үзләренә кул салу тәртибе күзәтелгән затларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен белгеч-психологлар тарафыннан кабул ителә торган комплекслы чаралар бәян ителгән.
2009 елның гыйнварыннан алып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үз-үзләренә кул салу тәртибе тенденцияләре күзәтелгән яшүсмерләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау максаты белән гомуми белем бирү учреждениеләренә профилактика программаларын кертү планының проектын әзерләде. Балигъ булмаганнар арасында үз-үзләренә кул салу тәртибен кисәтү механизмының эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре комитеты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салуны профилактикалау буенча ведомствоара үзара бәйләнеш алгоритмын эшләү йөкләмәсе бирде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, башкарма комитет җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләрнең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау комиссияләре рәисләренә төрле йөкләмәләр бирелде.
Билгеле булганча, 2008 елның декабрендә Татарстан Республикасында “Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Татарстан Республикасында Иҗтимагый тәрбиячеләре институты балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге социаль сәясәтне камилләштерү һәм гаилә һәм балачакны яклау буенча конституция нормаларын гамәлгә ашыру максатларында оешты. Әлеге Законны гамәлгә ашыру һәм иҗтимагый тәрбиячеләр эшчәнлеген оештыру һәм контрольдә тоту максатларында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясе Татарстан Республикасы территориясендә балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре таныклыкларын бирү тәртибен һәм аларның өлгесен раслады.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алды
9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Юриспруденция өлкәсендә республика премиясенә документлар тапшыру срогы тәмамланырга ике атна калды
Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын террорчылыктан яклау буенча семинар узды
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-укыту узды. Семинар барышында суд участокларында куркынычсызлыкны оештыруга заманча алымнар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз