“Россия Федерациясе дәүләт хезмәте системасының үсеше һәм реформалашуы (2009-2013 еллар)” федераль программасы турында

2009 елның 21 марты, шимбә
2009 елның 10 мартында Россия Федерациясе Президенты “Россия Федерациясе дәүләт хезмәте системасының үсеше һәм реформалашуы (2009-2013 еллар)” федераль программасы турында” Указга кул куйды. Дәүләт эшенә граждан җәмгыяте югары таләпләр куя. Өлешчә, гражданнарга һәм оешмаларга дәүләт уңайлыклары ничек күрсәтелүгә карап, дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеге бәяләнә. Кызганычка каршы , хәзерге законнар дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеге нигезләмәләрен тулысынча тәэмин итми. Дәүләт хезмәтенең җитәрлек дәрәҗәдә ачык булмавы бюрократизм һәм коррупция барлыкка килүгә булышлык итә. Дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ белем алу сыйфаты бик кәнагәтьләнерлек түгел. Килеп чыккан вәзгыятьләрне исәпкә алып, “Росся Федерациясе дәүләт хезмәте системасының үсеше һәм реформалашуы (2009-2013 еллар)” федераль программасын эшләүдә зарурлылык барлыкка килде.
Программаны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренә дәүләт хезмәте системасының түбәндәге формалашулар керә:
бөтен хокукый дәүләт институты буларак;
дәүләт хезмәте белән идарә итү системасын барлыкка китерү;
кадр эшенә яңа методлар кертү;
дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлелеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрү.
 Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Программа координаторы булып тора. Программаның дәүләт заказ бирүчеләре һәм чаралар башкаручылары билгеләнгән. Программа федераль бюджет исәбенә ике этапта: 2009-2010 елларда һәм 2011-2013 елларда гамәлгә ашырылырга планлаштырыла. Нәтиҗәдә, дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ һәм хезмәт этикасы нормаларын эшләү; дәүләт хезмәте халык өчен ачык булуны һәм аны халык тарафыннан күзәтүне тәэмин итү; коррупциягә каршы программаларны гамәлгә ашыру; дәүләт хезмәте вакант вазыйфаларын биләп тору тәртибен камилләштерү; дәүләт хезмәткәрләре профессиональ үсеше программаларын эшләү һәм башкалар.Указ аның рәсми басылып чыккан көненнән гамәлгә керә. “Российская газета”ның 11.03.2009 елдагы санында әйтелгән Указ басылып чыккан.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International