ТР җәмәгать судьялары аппаратының аттестация (квалификация) комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппаратының аттестация (квалификация) комиссиясе утырышы булды, аны министр урынбасары, комиссия рәисе Н.В.Рагозина үткәрде.
Комиссия утырышында биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүе карап тикшерелде:
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы белгече;
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре;
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү хезмәткәрләрнең сыйфаты торышын, шәхси һәм һөнәри үзенчәлекләрен билгеләүгә, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын башкарырга әзерлек дәрәҗәсен һәм мөмкинлекләре югарылыгын ачыкларга юнәлдерелгән иде. Гамәли дәрәҗәдә төп максат кешенең биләп торган вазыйфасына туры килүен билгеләү булды.

Аттестацияләүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 11 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестация үтүчеләрнең 10сы биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә, ә 1 се аттестацияләнүче һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү үткәннән соң биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип табылды.

Моннан тыш, комиссия утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының биш дәүләт граждан хезмәткәренә класслы дәрәҗә бирү турында мәсьәлә карап тикшерелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырган дип танылды һәм аларга биләгән вазыйфалары буенча чираттагы класслы дәрәҗә биреләчәк.
Квалификация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституция хокукы һәм кеше хокукы кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераты В.П.Ганчурин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International