Суд приставлары юллардагы вак бозуларга штраф түләтмәскә кушалар

2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Суд приставлары автоинспекция хезмәткәрләре язып биргән вак штрафларны административ кисәтүләр белән алыштырырга, бары тик системалы бозулар өчен генә “зур сумма”га штраф түләтергә тәкъдим итәләр.
Шул кадәр юмарт инициатива нигезендә гади расчёт ята: юлда языла торган штрафның өчтән икесен дәүләт үзенә зыянга түләтә. Йөз сумлык түләтүләр дәүләткә күпкә кыйбатка төшә. Процессуаль процедура чыгымнары якынча 300 сум була. Ләкин рациональ тәкъдим терәк булмаска мөмкин, чөнки ЮХИДИ эшенең нәтиҗәлелеге язылган штрафлар саны белән исәпләнә ди ВЗГЛЯД.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International