Хөкүмәт 2009 елга кризиска каршы программа эшләде

2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Хакимият Россия өчен бөтендөнья финанс кризисы нәтиҗәләрен җиңеләйтергә булышучы чаралар эшләүне дәвам итә. Өлешчә, ел барышына хөкүмәт тарафыннан кризиска каршы программа эшләнгән. Беренче чиратта анда дәүләтнең социаль сәясәтенә күп урын бирелә. Пограммада социаль түләүләр һәм пособияләр каралачак. Бәяләр белән чагыштырганда пенсияләрнең аеруча кызу тизлектә артуы күзәтеләчәк. 2009 елда халыкны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хакимият тикшереп торачак. Кризиска каршы эшнең мөһим юнәлеше булып гражданнарны биләп тору булачак: эшчеләр укырга, профессиональ әзерлеккә, яңа әзерлеккә, квалификацияне күтәрүгә юнәлдереләчәк. 1 миллионга якын вакытлыча эш урыннары оештырырга планлаштырыла. Эшсезләргә, уз эшләрен ачырга теләүчеләргә һәм эш эзләп башка шәһәргә китергә уйлаганнарга дәүләт финанс яктан булышачак.  Вакытлыча эшләрен югалтканнар өчен ипотека буенча бурыч яңадан структуралаштырылачак.
 Хөкүмәт әле һөнәр алучылар хакында да уйлана башлады. Программа нигезендә уку өчен түләү билгеләнәчәк. Укып бетерүчеләр эшли ала торган кечкенә предприятияләр ачылачак.
Экономикага килгәндә, автомобиль төзүгә, торак төзелешенә, авыл хуҗалыгына, урман промышленносте комплексына, оборона промышленностенә, транспорт тармакларына ярдәм күрсәтүгә хакимият аерым игьтибар бирде. Дөрес бары тик нәтиҗәле предприятияләргә генә ярдәм күрсәтеләчәк.
Шулай ук, эчке таләпләрне үстерү, “нефтяной”   экономик үсештән инновациялегә күчү, эшкуарлылыкта административ барьерларның  алга таба кимүе, көчле милли финанс системасын барлыкка китерү хөкүмәтнең кризиска каршы программалар өстенлеге булып саналалар.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International