Татарстан Республикасының муниципаль районнарына чыгуның җирле үзидарә органнарына комплекслы методик һәм консультация ярдәме күрсәтү буенча 2014 елның II кварталына расланган графигы нигезендә җирле үзидарә органнарына консультация һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Бөгелмә районында булдылар.
Министрлык белгечләре муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе эше, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база белән таныштылар, җирле үзидарә органнарын һәм аларныэ эшен оештыру мәсьәләләре буенча аерым муниципаль нормативхокукый актларны өйрәнделәр.
Йомгаклар буенча эштәге кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде, аерым алганда федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле кайбер номатив хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында. Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстарцияләр, йөрүләр һәм пикетлар үткәрүдә гражданнарның хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруны тәэмин итү турында мәсьәләләрнең актуальлеге белән бәйле бу өлкәдә эшләрне гамәлгә ашыру буенча зарур шартлар тудыруга, аерым алганда бу өлкәдә законнарны тормышка ашыру буенча вәкаләтле вазыйфаи зат билгеләүгә игътибар итәргә киңәш ителде.
Муниципаль район советы оештырган Бөгелмә муниципаль районының Иске Исак авыл җирлегенә сәфәр кысаларында актуаль хокукый сораулар буенча хокукый консультация ярдәмен күрсәтү максатларында эш очрашуы үткәрелде, анда Бөгелмә муниципаль районы Советының җирле үзидарә органнары һәм территориаль органнар белән эш оештыру буенча бүлек җитәкчесе Г.Ф.Нигъмәтуллина, Бөгелмә муниципаль районының Башкарма комитеты юридик бүлеге җитәкчесе Р.Р.Софина, Иске Исак авыл җирлеге башлыгы А.И.Елисеева, Иске Исак авыл җирлеге башлыгы Башкарма комитеты урынбасары Л.А.Панарина катнаштылар. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә килеп туа торган сорауларга киңәйтелгән җаваплар бирелде.
Карап тикшерелгән сорауларга җаваплар нәтиҗәләре буенча муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде. Аның барышында районның муниципаль берәмлекләренең норма чыгару эшчәнлеге һәм кабул ителгән норматив хокукый актларның сыйфаты торышы, аларны рәсми бастырып чыгару белән бәйле мәсьәләләр һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда килеп туган башка мәсьәләләр карап тикшерелде.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге җитәкчесе Л.М.Мәҗитова муниципаль хезмәткәрләргә җирле үзидарә турында законнардагы яңалыклар хакында мәгълүмат бирде.