2014 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. Иҗтимагый совет тарафыннан коррупциягә каршы юнәлешле чаралар уздыру турында;
2. 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проекты турында;
3. Республикада эшләп килүче юридик клинакалар турында халыкка мәгълүмат бирүне арттыру мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр турында;
4. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлегенә уңай эш тәҗрибәсе кертү максатларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советларның эш тәҗрибәсе турында.
Беренче мәсьәлә кысаларында Иҗтимагый совет рәисе Ә.Г.Гатауллин Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы комиссия эше турында сөйләде. В.Б.Паймухин, К.Н.Пономарев республиканың муниципаль берәмлекләрендә зона семинарларында катнашу тәҗрибәсе турында сөйләделәр, бу семинарлар Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә.Сафаров кушуы буенча «Хакимият органнары,ММЧ һәм граждан җәмгыяте инсититутлары вәкилләренең коррупциягә каршы көрәш максатларында үзара хезмәттәшлеге” темасына уздырыла.
Иҗтимагый совет тарафыннан коррупциягә каршы юнәлешле чаралар уздыру турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканда Иҗтимагый совет әгъзаларының башкарма хакимияте органнарында һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чаралар уздыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган тикшерүләрдә катнашулары турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырыла торган гражданнарны кабул итүләрдә катнашырга теләк белдерде.
Иҗтимагый совет әгъзалары, икенче мәсьәлә буларак, 2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы дәүләт программасы проекты буенча фикер алыштылар һәм хупладылар.
Өченче мәсьәлә буенча И.И.Гирфанов чыгыш ясады, республикада эшләп килүче юридик клинакалар турында халыкка мәгълүмат бирүне арттыру системасы, алымнары һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарындагы иҗтимагый советларның эш тәҗрибәсе турында В.Б.Паймухин һәм Т.В.Забегина чыгыш ясадылар. Әлеге мәсьәләне карау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары каршындагы иҗтимагый советлар эшен активлаштыруга ярдәм итә торган чаралар уздыру турында тәкъдимнәр әйтелде.