Хокук бозуларның комплекслы тикшерү профилактикасына әзерлек

2009 елның 25 марты, чәршәмбе
31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән барлыкка килгән Татарстан Республикасының хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеменең чаралар планы нигезендә 2009 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты (ВКК) утырышында карала торган материалларны әзерләү өчен республиканың Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарына чыгып йөрүче эшче төркем әгъзалары инструктажы булып узды.
Инструктажны Татарстан Республикасы юстиция министры, ВКК эшчеләр төркеме җитәкчесе М.М. Корманов үткәрде. Оештыру мәсьәләләренә аңлатулар һәм төгәллекләр кертү буенча ВКК эшчеләр төркеме җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы бенча эчке эшләр министрлыгының җәмәгатҗчелек куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Р.А.Галимбеков чыгыш ясады. Инструктажда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәниять Министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россиянең Җәзаларны Үтәтү Федераль Дәүләт Унитар Хезмәте, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр Министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
2009 елның 31 мартына эшчеләр төркеменең комплекслы тикшерүне үткәрү өчен районнарга чыгып йөрүе билгеләнде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International