Аксубай муниципаль районында күчмә кабул итү

2009 елның 25 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән расланган гражданнарны күчмә кабул итү графигы нигезендә 2009 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү узды.
Кабул итү барышында С.Н.Столяровка 8 аксубайлы торак булдыру, пенсия билгеләү, пенсиягә өстәмәләр түләү, фатирны хосусыйлаштыру һ.б. хакындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итүдә катнашкан башкарма комитет җитәкчеләре һәм бүлекләре катнашында күп мәсьәләләр урыннарда ук хәл ителде. Е.А.Захарова районда яшәүчеләрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Әлеге хәлне төзәтү өчен район җитәкчелеге дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен Район Үзәк Хастаханәсе  һәм даруханә челтәре җитәкчелеге, ә А.Г.Тимофеевка 2 төркем инвалидлык билгеләү мәсьәләсен Район Үзәк Хастаханәсе һәм ВТЭК җитәкчелеге белән хәл итәчәк. Җирне рәсмиләштерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән Альметкинга җир кишәрлекләренең муниципаль милеккә тапшырылуы турында аңлатма бирелде. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарның сорауларына аңлатма һәм җавап бирелде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International