Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру Республика советы утырышында

2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Кремльдә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру Республика советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов “2006-2008 елларга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру Республика программасын булдыру нәтиҗәләре турында “ мәгълүматы белән чыгыш ясады, Пограмманы тормышка ашыруның берничә аспектлары хакында сөйләде.
2006 елда кабул ителгән Пограмма 08.04.2005 елдан Татарстан Республикасы Президенты белән расланган ПУ-127 номерлы Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе торышы теориясен тәҗрибәдә куллану, стратегияне тормышка ашыруга системалы якын килүне оештыру, коррупциягә каршылык өлкәсендә мөһим мәсьәләләрне чишүдә программа методларын куллану мөмкинлеге бирүче беренче оештыру-хокук проекты булып тора.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International