Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 25 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: югары төзелеш белеме, граждан хезмәтенең өлкән яисә кече төркеме вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Документлар 2014 елның 25 апреленнән алып 15 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International