Чыгымнарга налог буенча налог декларациясе бирү физик затларның мөһим буычы булып тора

2009 елның 28 марты, шимбә
Милек чыгымнары турында отчет бирү безнең дәүләт гражданнары бурычларының берсе булып санала. Физик затларның чыгымнарга налог буенча налог декларациясе һәр елны 30 апрельдән дә соң калынып бирелми.
Әлеге документны тапшырырга тиешле гражданнар Налог кодексының 23 бүлегендәге 227 һәм 228 статьяларында билгеләнгән. Күбесенчә бу үз тәҗрибәсе белән шөгелләнүче яки үз милкен саткан, аны арендага бирүче затларга кагыла.
Лотереядә, уен йортларында откан, шулай ук, бүләккә милек, машина яки акцияләр, өлешләр һәм паилар алган һәм фән, әдәбият, сәнгать әсәрләре авторлары, уйлап табу авторларының хокуклы варислары булган бәхетлеләрдән дә закон хисап бирергә мәҗбүтр итә.
Физик Затларның Налог Декларациясе буенча декларацияне социаль һәм милек налогы тотып калган акчаларны алырга дәгъвачылар да тапшыралар. Алар өчен бирү вакыты чикләнмәгән.
Налог декларациясе яшәү урыны буенча налог органнарына бирелә.
Аны үзең дә тапшырып була. Аның өчен үзең белән шәхеслелекне раслаучы документ, эш урыныннан 2- Физик Затларның Налог Декларациясе номерлы формада белешмә, шулай ук налог законнарында билгеләнгән ташламалар һәм тотып калынган акчаларга хокукны раслаучы документ булырга тиеш. Декларацияне үз вәкилең аркылы яки почта буенча да җибәрергә була.
3-Физик Затларның Налог Декларациясе формасын күчереп алырга
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International