Татарстан Республикасы территориясе схемаларын эшләүдә эшче төркем утырышы
2009 елның 30 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры, эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов рәислелегендә Татарстан Республикасы территориясе схемаларын эшләүдә эшче төркем утырышы узды. Республика территориясе схемаларын эшләүдә эшче төркем составы 27.02.2009 елдагы 254-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Идарәсе тарафыннан расланган.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, геодезия һәм картография Кама төбәк идарәсе, Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек объектларының кадастр Федераль агентлылыгы Идарәсе, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлылыгы, Татарстан Республикасы финанс Министрлылыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура, торак коммуналь хуҗалыгы Министрлылыгы, Татарстан Республикасы икътисад Министрлылыгы, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлылыгы, ААҖ “Республика Кадастр Үзәге “Земля” вәкилләре катнашты.
Әлеге утырышта эшче төркем вәкилләре белән Россия Федерациясенең күрше субъектлары территориясендә Татарстан Республикасы җир аша кишәрлекләре, шулай ук, Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясенең бүтән субъектларының җир аша кишәрлекләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан бирелгән документлар пакеты каралды. Эшчеләр төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы чиктәш чикләренең үтү юлын ачыклау өчен шулай ук, республиканың тышкы чикләре буенча бердәм мәгълүмат формалаштыру максатларында әлеге мәсьәлә материалларын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы адресына җибәрергә