"Яшел" шимбә өмәсе

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

2014 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә һәм Министрлыкның административ бинасын һәм аның тирәсендәге территорияне чистартуда катнаштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уздыруны хуплап каршы алдылар. Унөч хезмәткәр министр урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә “Шәһәр яны урманчылыгы” Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Матюшино участок урманчылыгының урман фондында истәлекле урман утыртуга юнәлде.

Барлык теләүчеләр, урман байлыгын ишәйтеп, үз агачын утыртты.

1 апрельдән Татарстанда республика шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык башланды, ул 2013 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында административ бинаны чистарту буенча шимбә өмәсе оештырылды.

Җәмәгать судьялары биләгән урыннарны һәм алар тирәсендәге территорияләрне республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International