2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын әзерләү буенча эш төркеме утырышы

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

2014 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислегендә 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын әзерләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды.

Утырышта коррупциягә каршы дәүләт программасы проекты каралды, ул дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгать структураларын чагылдыручы эш төркеме әгъзаларыннан кергән тәкъдимнәр нигезендә әзерләнде.

Утырыш барышында, “2014-2015 елларга коррупциягә каршы илкүләм план турында” Татарстан Республикасы Президентының 11.04.2014 № 226 Указы таләпләрен исәпкә алып, программа проектын эшләүне дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International