Үз илебез автомобиль сәнәгате продукциясен гамәлгә ашырырга ярдәм итүче закон проекты хупланган

2009 елның 31 марты, сишәмбе
Дәүләт думасы беренче укуда үз илебез автомобиль сәнәгате продукциясен гамәлгә ашырырга ярдәм итүче “ дәүләт һәм муниципаль кирәклеге өчен товарларны китереп торуга заказларны урнаштыру, эшләрне башкару, ярдәм күрсәтү турында” 55 ФЗ статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәтен дәүләт кирәклеге өчен товарларны китереп тору, эшләрне башкару, ярдәм күрсәтүгә бердәнбер тәэмин итеп торучыны (башкаручыны, подрядчикны) билгеләү хокукы бирү тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге вәкаләтләргә Россия Федерациясе Президенты ия дип аңлатмада билгеләнә.
www.Legis.ru
Төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Мартин Шаккум закон үз илебез автомобиль сәнәгате продукциясен гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк дип ассызымлады. Депутат әйтүе буенча “ул закон проектында чагылдырылган Хөкүмәт инициативасы”. Икенче укылышта проектка кирәкле үзгәрешләр кертеләчәк. Дүләт Думасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең махсус вәкиле Андрей Логинов депутатларны законны кабул итүне сузмаска чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International