Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен тормышка ашыру турында

2009 елның 1 апреле, чәршәмбе
“Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен һәм Татарстан Республикасында административ реформаның икенче этап Концепциясен тормышка ашыру чаралары планын раслау турындагы” 2009 елның 12 мартындагы 144 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә түбәндәге Татарстан Республикасындагы административ реформаның икенче этап максатлары билгеләнгән:
дәүләт уңайлыклары сыйфатын һәм мөмкинлекләрен күтәрү шулай ук, дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларының күп функцияле үзәкләр җирлегендә һәм электрон рәвештә бирүләрен арттыру;
мәгълүмати-коммуникация технологияләренең, бөтен үсеше җирлегендә җирле үзидарә органнары һәм республика дәүләт хөкүмәте башкарма органнары, башкарма хөкүмәтнең территориаль органнары федераль органнары ярдәмләшүләре системасының камилләшүе;
башкарма хөкүмәт органнары һәм коррупция каршылыгы функцияләренең алга таба оптимизациясе.
Административ реформаны тормышка ашыру түбәндәгеләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк:
коррупция куркынычлылыгын 30 процентка киметүгә;
Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларын күрсәтү күп функцияле үзәкләр барлыкка китерүгә;
күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларының  10 процентын электрон рәвешкә күчерүгә;
муниципаль идарә сыйфаты бәясе индикаторын кертү һәм үстерүгә;
дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларын күрсәтү электрон мониторингы системасын кертү һәм үстерүгә.
Концепцияне тормышка ашыру чаралары Планының аерым пунктларын эшләүгә җаваплы республиканың дәүләт хөкүмәте башкарма органнары, дәүләт учрежденияләре җитәкчеләренә ел саен 15 гыйнварга кадәр аларны үтәү нәтиҗәләре турындагы отчетны Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгына тапшырырга кушылган.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International