Федерализм безнең канда

2009 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
31 мартта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Канада һәм Россия тәҗрибәсе буенча җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә үзәк һәм төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне бүлеш мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Федрализм буенча җирле экспертлардан тыш, фикер алышуда Федерацияләр форумының президенты һәм генераль директоры Джордж Андерсон катнашты.
Канада белгеченең биредә булуы утырышны кызыклы итәргә тиеш иде. Канадада файдалы казылмалардан кергән табышны бүлү төбәкләр файдасына хәл ителгән. Бөтенләй үк булмаса да, ләкин, һәр хәлдә, Россиядәгегә караганда күпкә җиңелрәк. Шулай ук Андерсон катнашучыларга үзенең “Федерализм: введение” исемле яңа китабын тәкъдир итте. Анда россиянең федерализм модельләренә аерым урын бирелә. Түгәрәк өстәл рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов федерализм мәсьәләләрендә “Алладан соң беренче” дип таныштырган чит ил кунагыннан сернең ачылуын көттеләр: җир асты байлыклары төбәкләрдә калсын өчен, үзәк белән ничек килешергә? “Россиягә минем беренче килүем. Үз китабымны тәкъдир итүне Казанда үткәрергә булдым. Монда федерализм үсеше өчен күп эш эшләнгән”,-диде Андерсон. Нәрсәне күздә тотканын әйтеп тормыйча канада эксперты кереш лекцияне укый башлады. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кунакны теория өлкәсеннән тәҗрибә өлкәсенә бик тиз кайтардылар.
“ Сезнең 28 нче биттә язылган: “...... бүтән халыклар саны күп булган Россиянең ваграк субъектларында дәүләт теле буларак ике тел кулланыла”. Бу дөрес түгел! Татарстан һәм Башкортстан икесе дә иң зур төбәкләрнең берсе, -диде Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов. – Шулай ук сез субъектлар белән килешүләрне кабул итү конституциягә туры килми дип язасыз. Бу да дөрес түгел. Россия президенты төбәк законнарын туктатып торырга хокуклы дигәне - иң гаделсез ялгыш. Законнар бездә Конституция суды карары белән гена туктатыла”.
Джордж Андерсон аптырашта калды.
“Түгәрәк өстәлне тәмамларга да була”,-дип шаяртты катнашучыларның берсе.
“Федерализм мәсьәләләре Россия өчен бик актуаль,- дип сүз башлады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев - Бездә федерализм үсеше бүтән якка китте. Бу планда без соңгы 15 елда уңай бәя ала алмаган булыр идек. Җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре һәрвакыт иң бәхәсле темаларның берсе. Әлеге мәсьәләләрдә субъектларның мөстәкыйльлеге өлешендәге система Канадада уңышлырак. “Әгәр Россия конституциясе халыкара хокук нормаларына җавап бирсә , күп кенә федераль законнар әлеге нормаларга җавап бирми,- дип саный хокук тәртибе һәм законлылык буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының комитеты рәисе Шакир Ягудин. – Россия законнары каршылыклы. Асылда, унитар дәүләт төзелә. Федераль законнар һәр төзәтү белән субъектларның вәкаләтләрен чикли. Әгәр “Җир асты байлыклары турында” законны алсак, анда хәтта Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы вәкаләтләрне чикләү турында закон искә дә алынмый. Шул ук ФКТН алыйк. Хәзер республикада салымның 5%ы кала, элек 40%ы кала иде.”
“Канаданың законнары бик яхшы-җир асты байлыкларыннан файдалану буенча үзәк һәм төбәкләр арасындагы вәкаләтләр төгәл чикләнгән,-дип белдерде нефть һәм нефть-газ чыганакларын табу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы президентының конультанты Ренат Мөслимов.- Әгәр бәяләр алышынса, система автомат рәвештә үзгәрә. Баррель бәясе 120 доллар булганда, илебез хөкүмәте аны 140 долларга сатып ала иде. Ягъни һәр баррельдән 20 доллар төбәктә кала иде. Бездә Россиядә исә система акрынрак. 1400 сумга сатабыз, 2400 сумны ФКТН буларак түләргә тиешбез”.
Нәрсә генә әйтсәк тә, Татарстанда нефть акчасын бүлү турындагы мәсьәлә көн тәртибеннән төшми. Түгәрәк өстәл барышында яңгыраганча, “иң мөһиме, җир асты байлыкларының әлеге җирдә яшәүче кешеләргә калуы”.
 
Ирина Литвинова, махсус 116.ru өчен
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International