Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Саха Республикасыннан килгән делегациясе белән очрашу
2009 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Саха республикасы (Якутия) Президенты каршында Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең эшче төркем әгъзалары белән очрашу узды. Эшче төркемне Дәүләт төзелеше һәм законнары буенча Саха Республикасы (Якутия) дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Даими комитет рәисе О.В.Макиенко җитәкләде.
Билгеле булганча, эшче төркем Татарстанда 1апрельдән 5 апрельгә кадәр булачак. О.В.Макиенкодан тыш, аның составына Гаилә, балалар, яшьләр, физик культура һәм спорт эшләре буенча даими комитет рәисе Александр Подголов, Якутия Эчке Эшләр Министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкиле Сергей Нижников, Якутия Эчке Эшләр Министрлыгының балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Елена Морозова, “Правозащита” Республика хатын-кызлары җәмәгать оешмасы рәисе Екатерина Иванова керә. Эшче төркемнең барлык әгъзалары Якутия Президенты каршында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары булып торалар. Россия Федерациясе төбәкләре буенча, шул исәптән Татарстанга командировка хокук бозу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының тәҗрибә уртаклашу максатларында оештырылды. Татарстан Республикасының хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының хокук бозуларны профилактикалау буенча эшче төркем җитәкчесе булып торган, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов белән әңгәмә барышында Саха Республикасыннан килгән делегацияне хокук бозуларны профилактикалау белән бәйле булмаган мәсьәләләр дә кызыксындырды. Аерым алганда, министр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларның бердәм банкы эшен оештыру турында, Татарстан Республикасының Муниципаль хокукый актларының регистры турында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешләре, Департамент белгечләренең урыннарда алып барган эшләре турында сөйләде. Кунаклар республиканың юстиция өлкәсендәге ведомствосының Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән хезмәттәшлеге, шулай ук Татарстан Республикасында Законнар җыентыгын туплау, Татарстан Республикасында уен бизнесы, миграция хезмәте эше һәм башка мәсьәләләр белән кызыксындылар.
Саха Республикасыннан килгән делегацияне кабул итүдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов белән бергә Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Галимбәков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт-хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге