Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре җирле үзидарә органнарына методик ярдәмне урында ук күрсәтәләр
2009 елның 3 апреле, җомга
Татарстан Республикасының муниципаль хокукый актлары Регистрына кертү өчен муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшыруда методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләре кичә Татарстан Республикасы Зеленодольск Васильево шәһәр тибындагы поселогына һәм муниципаль районының Новопольск авыл җирлегенә бардылар.
Билгеле булганча, 2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ваыйфаи затлар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) шулай ук, җирле референдумда (халык җыенында) кабул ителгән, хокукый актлар карарлары рәвешендә рәсмиләштерелгән гамәлдәге барлык муниципаль норматив хокукый актлар кертелергә тиеш булган Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары Регистрын алып баруга кереште. Васильево шәһәр тибындагы поселогындагы эш барышында Регистрга кертелергә тиешле 99 норматив хокукый акт, һәм Новосельск авылында 30 норматив хокукый акт ачыкланды. Шул исәптән 2005 ел өчен 4 һәм 2 акт, 2006 ел өчен 17 һәм 5 акт, 2007 ел өчен 28 һәм 11 акт, 2008 ел өчен 42 һәм 11 акт, 2009 елның беренче кварталы өчен 8 һәм 0 акт булуы ачыкланды. Регистрга кертү өчен актларны тапшыру өчен җаваплы вазыйфаи затларга актларны сайлап алу тәртибе, норматив хокукый актларны рәсмиләштерүгә юридик техника кагыйдәләре белән куелган таләпләр, шулай ук әлеге актлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшырылырга тиешле вакытлары аңлатылды.
Моннан тыш, бүлек белгечләре җирле үзидарә органнары вәкилләрен “Муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бару турында” 2008 елның 10 сентябрендәге 657 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезләмәләре белән таныштырдылар. Аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына Россия Федерациясе субъектларының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын тапшыруны һәм аны яңартып торуны тәэмин итәргә тиеш.
Җирле үзидарә органнары вәкилләре “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән таныштылар. Әлеге Закон нигезендә билгеләнгәнчә, җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән барлык муниципаль хокукый актлар кабул ителгәннән соң 10 көннән дә соңга калмый вәкаләтле органга тапшырылырга тиеш. Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 27 февралендәге 107-ПУ номерлы Указы нигезендә әлеге орган булып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы билгеләнгән. Ошбу нисбәттән Зеленодольск муниципаль районының Васильево штп һәм Новопольский авыл җирлеге вәкилләренә әлеге эшне башлап җибәрергә һәм норматитв хокукый актларны Татарстан Республикасының муниципаль хокукый актлары Регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына үз вакытында тапшырырга тәкъдим ителде.