Татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрү турында
2009 елның 3 апреле, җомга
31 марттан 2 апрельгә кадәр Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрү максаты белән Татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарына чыкты.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре керде. Эшче төркем әгъзалары туры килүче документлар һәм җирле үзидарә органнарының эше белән таныштылар.Тулаем алганда югарыда әйтелгән районнарда хокук бозуларны профилактикалау эше уңай бәяләнде: максатчан, координацияле һәм комплекслы характерда.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында белешмәләр әзерләнде. Алар Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияле комитет утырышында каралачак.
Төркемнәрнең эш нәтиҗәләрен чыгару Әтнә муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашында, ә Питрәч муниципаль районында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Галимбәков катнашында узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге