Башка җиргә күченгәндә эш эзләүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү турында

2009 елның 7 апреле, сишәмбе
2009 елның 10 мартындагы 130 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә эш урыннарын биләп тору өчен башка җиргә күченгәндә эш эзләүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү тәртибе расланган.
Югарыда күрсәтелгән карар нигезендәТатарстан Республикасы шәһәренең (районының) мәшгульлек үзәгендә эш эзләүче сыйфатында теркәлгән гражданнарга эш урыннарын биләп тору өчен башка җирлеккә күчкәндә күченү һәм башка җирлектә яшәү белән бәйле чыгымнарны каплау юлы белән адреслы ярдәм күрсәтелә.
Адреслы ярдәм гражданның эш урынына бару һәм кайту буенча юл йөрү документлары белән расланган факттагы транспорт чыгымнарын каплау өчен акча чараларын гражданның шәхси (банк) исәп-хисап счетына күчерү юлы белән күрсәтелә; эш урынына бару һәм кайту вакыты эчендә тәүлеклек чыгымнар – юлда баруның һәр көне өчен 100 сум күләмендә; башка җирлектә булу вакыты эчендә торак урынны яллап тору буенча чыгымнар – документлар белән расланган факттагы чыгымнар күләмендә, әмма тәүлегенә 550 сумнан артык түгел.
Компенсация алу өчен килешү буенча эшкә җибәрелгән граждан эшкә кабул ителгәч яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә расланган форма буенча гариза, эш бирүче тарафыннан төзелгән хезмәт килешүенең күчермәсен; исәп-хисапларны аралаштырып ясаганда – эш вакытын исәпкә алу табеле копиясен; хезмәт килешүе вакыты чыгу белән бәйле исәп-хисапларны үткәргәндә - хезмәт кенәгәсе күчермәсен; эш урынына бару һәм кайту, шулай ук башка җирлектә булу вакыты эчендә торак урынны яллап тору чыгымнары турында мәгълүматларны раслаучы документларны; шәхси (банк) исәп-хисап счеты копиясен тапшыра.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International