“Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары перспективалары турында” киңәшмәдә

2009 елның 7 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт идарәсенең территориаль органнары катнашында утырыш узды. Анда “Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары перспективалары һәм аны тормышка ашыру проблемалары турында” мәсьәләсе каралды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты. Ул киңәшмәдә геологик өйрәнү һәм җир асты байлыклары булган кишәрлекләрне бүтән максатта файдалану өчен җир кишәрлекләрен бирү процедурасын җиңеләйтү күзлегеннән караганда җир законнары нормаларын төзәтү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Республикадагы нефть компанияләре эшчәнлеген оптимизацияләүгә юнәлдерелгән эш алып барыла. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан республика территориясендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы нефть компанияләре белән берлектә “Россия Федерациясе Җир кодексынның 49 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты эшләнде. Ул проектта җир кишәрлекләрен алу, шул исәптән дәүләт һәм муниөипалҗ ихтыяҗлар өчен сатып алу мөмкинлеген законнар белән ныгытуга юнәлдерелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Сергей Николаевич, кичектергезсез хәл итүне таләп иткән җир мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Бу нефть тармагы мәсьәләсе белән генә түгел, 2013 елда Казан шәһәрендә Универсиада үткәрү белән дә бәйле.
 
 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International