Балалар өчен яңа бөтенроссия мәгълүмат ресурсы ачылды

2009 елның 8 апреле, чәршәмбе
Балалар өчен “Бала хокукы –синең хокукың” исемле яңа бөтенроссия мәгълүмат ресурсы ачылды.
Әлеге сайтка кереп баланың туганнан алып балигъ булганчы (18 яшь тулганчы) хокуклары турында иң тулы мәгълүматны табарга, шулай ук квалификацияле юрист ярдәме алырга мөмкин.
Әлеге интернет ресурсы: Ростов өлкә суды; Ростов өлкәсенең Суд департаменты идарәсе; Ростов өлкәсенең суд-хокук реформасы һәм ювеналь юстиция ярдәме буенча белгечләр Ассоциацияләре; Канаданың Халыкара үсеш Агенствасы, Канаданың Университетлар һәм Колледжлар Ассоциациясе ярдәмендә эшләнгән һәм барлыкка китерелгән.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International