Прокурорлар судта гражданнарның социаль хокукларын яклаячаклар

2009 елның 8 апреле, чәршәмбе
Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексына (ГПК) гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы ихтыяҗларын яклауны тәэмин итүне камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
РФ ГПКның 45 статьясындагы беренче бүлегендә билгеләнгәнчә, гражданның сәламәтлек торышы, яше, эшкә яраксыз булуы һәм башка сәбәпләр аркасында ул судка мөрәҗәгать итә алмаган очракта, гражданның хокукларын, иреген һәм законлы ихтыяҗларын яклауга гариза прокурор тарафыннан бирелергә мөмкин.
2009 елның 5 апрелендәге 43- ФЗ номерлы федераль закон нигезендә әлеге чикләү бетерелде. Хәзер прокурор һәр гражданның хезмәткә, социаль тәэмин итүгә, сәламәтлеген саклауга, ана булуга, ата һәм бала булуга, медицина ярдәменә, белем алуга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль фондлардан торак алу хокукларын яклау гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә ала. Аның өчен прокурорга гражданның үз мөрәҗәгате җитә.
“Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 45 һәм 131 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2009 елның 5 апрелендәге 43-ФЗ номерлы федераль закон аның рәсми баслылып чыккан көненнән соң 10 көн үткәч көченә керә.
 
www.garant.ru сайты материалларыннан файдаланып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International