Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен компенсациягә керем салымы буларак түләнгән акчалар гаилә бюджетына кайтарылачак
2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Дәүләт Думасы депутатлары күпчелек тавыш белән “РФ Салым кодексының икенче бүлегендәге 217 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проектын икенче укылышта кабул иттеләр.
Закон проекты мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары булган ата-аналарга кагыла. Ул балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәмен күрсәтүне алга таба көчәйтүгә һәм аларның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәтләренә булган ихтыяҗларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
“Белгәнегезчә, 2007 елдан балалар бакчасына түләнә торган акчаның бер өлеше ата-аналарга федераль бюджет хисабыннан компенсацияләнүне керткән закон гамәлдә. Беренче балага-20%, икенче балага-50%, өченче балага-70% тәшкил итә. Ләкин хәзерге вакытта ата-аналар компенсация буларак ала торган акчаларга физик затлардан алына торган 13% күләмендә керем салымы алына. Закон проекты әлеге акчаны салымнан азат итәргә тәкъдим итә”- дип аңлатты журналистларга автордашларның берсе, Бюджет һәм салым буенча комитет рәисе урынбасары Галина Карелова.
Икенче укылыш вакытында ике иң мөһим төзәтү расланды дип өстәде ул. “Элек закон текстында балалары муниципаль һәм дәүләт белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналар акчасына кагыла дип билгеләнгән иде. Төзәтүләрдән соң “муниципаль һәм дәүләт” сүзләре закон текстыннан алыначак. Хәзер сүз “ төп мәктәпкәчә гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениеләре турында бара”,-дип билгеләп үтте депутат. –Дәүләт Думасы балалары дәүләтнеке булмаган балалар бакчаларына йөрүче ата-аналарга да компенсация алу хокукын бирә торган, “Мәгариф турында” РФ Законының 52 һәм 52.2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын беренче укылышта кабул итүне исәпкә алсак, бу бик тә мөһим. Шулай итеп, ике закон да кабул ителгәч, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларның ата-аналары балалар бакчасына түләүнең бер өлешенә компенсациягә салымнан азат ителәчәкләр.
Икенче укылышта кабул ителгән икенче мөһим төзәтү законның яңа нигезләмәләре көченә кергәч, аларның көчләре “2009 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән, хокук мөнәсәбәтләренә” кагылачагы турында сөйли. Ягъни, 1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен компенсациягә керем салымы буларак түләнгән акчалар гаилә бюджетына кире кайтарылачак.
Яңа закон проектын тагын кризиска каршы бер мөһим чара дип санарга була. Ул дәүләтнең башка ярдәм чаралары (быелдан ана капиталыннан файдалану, ана булу белән бәйле пособияләр күләмен арттыру) белән беррәттә балалы гаиләләрнең хәлен җиңеләйтергә тиеш”,-дип нәтиҗә ясады Карелова.
www.Legis.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алды
9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Юриспруденция өлкәсендә республика премиясенә документлар тапшыру срогы тәмамланырга ике атна калды
Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын террорчылыктан яклау буенча семинар узды
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-укыту узды. Семинар барышында суд участокларында куркынычсызлыкны оештыруга заманча алымнар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз