Дәүләт тернәкләндерү үзәкләренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында

2009 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 23 мартындагы 162 номерлы ТРның Министрлар Кабинеты Карары нигезендә Татарстан Республикасында дәүләт тернәкләндерү үзәкләренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмә расланды.
Дәүләтнең тернәкләндерү үзәкләрендә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәт күрсәтүләр исемлегенә кертелгән социаль хезмәтләрне мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә күрсәтү юлы белән аларны социаль тернәкләндерү максатында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы территориясендәге яшәү урыны буенча пропискасы яки теркәве булган инвалид балаларны үзәкләргә социаль хезмәт алырга җибәрү Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау буенча җирле органы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Үзәктә социаль хезмәт алуга мохтаҗ инвалид балаларны исәпкә алу һәм пүтевкалар бирү гариза тапшыру нигезендә башкарыла. Инвалид баланы исәпкә алу нигезләмәләре һәм инвалид балаларны үзәккә социаль хезмәт алуга җибәрү тәртибе билгеләнгән.
Үзәктә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә хезмәт күрсәтү инвалид балалар өчен - федераль дәүләт медик-социаль Экспертиза учреждениесе тәкъдимнәрен исәпкә алып үзәкнең экспертлар советы тарафыннан эшләнә торган, ә инвалидлык алмыйча акыл һәм физик усештә тайпылышлары булган балалар һәм яшусмерләр өчен – яшәү урыны буенча дәвалау- профилактика учреждениесе тәкъдимнәрен исәпкә алып үзәкнең экспертлар советы тарафыннан эшләнә торган тернәкләндерү чаралары планы нигезендә гамәлгә ашырыла. 
Инвалид балаларга һәм аларны озата баручыларга исемле путевка формалары китерелә.
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International